ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кадрлар резервына кертү буенча конкурс узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Инспекциядә дәүләт граждан хезмәтенең алдынгы вазыйфалары (белгечләр һәм җитәкчеләр)  төркемнәрен Инспекциянең кадрлар резервына кертү буенча конкурс узды.

Кадрлар резервына кертү комиссиясендә, Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә, Инспекция башлыгы урынбасары И.Н. Плюснин, Инспекция башлыгы урынбасары И.Ф. Сафиуллин, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш киңәшчесе И.В. Кыямов, юридик бүлек башлыгы Р.З. Фатыйхов, дәүләт хезмәте һәм  кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова, Инспекция каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.Ф. Фатыйкова һәм дәүләт хезмәте һәм  кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.

Кадрлар резервына кертү буенча конкурсның нәтиҗәләре ТР ДТК Инспекциясенең рәсми сайтында урнаштырылачак.


ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International