Бүген РФ Хөкүмәтенең вәзгыяти үзәгендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Россия Федерациясендәге барлык субъектлары белән видеоэлемтә режимында “Россия Федерациясе субъектларында күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь төзекләндерү һәм гражданнарны 2012 елның 1 гыйнварына кадәр шундый дип танылган аварияле торак фондыннан күчерү программаларын гамәлгә ашыру турында” темасына бөтенроссия селектор киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Александр Хинштейн, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
2014 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 28 субъектында өлешләп төзү буенча “проблемалы” объектлар юк.
Россия Федерациясенең 55 субъекты территориясендә 618 “проблемалы” объект һәм зыян күрүче 55 236 граждан исәпләнә, шул исәптән, Россия Федерациясенең 11 субъекты территориясендә берәр “проблемалы” объект бар.
Намуссыз төзүчеләрнең эш-гамәлләреннән зыян күргән гражданнарның проблемаларын хәл итү буенча түбәндәге төп чараларны үтәү мөһим булып тора:
1) инвесторга компенсация чаралары вариантларын тәкъдим итү хисабына чираттагы инвестицияләнүче чараларны компенсацияләү юлы белән яңа инвестор суммаларын җәлеп итү;
2) өлкәара яисә муниципаль бюджет акчаларын җәлеп итү.