2013 елда нәтиҗәлелекне бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан алдынгылыкны гына саклап калмыйча, Россиянең башка төбәкләре арасында үзенең өстенлеген дә арттырган. Узган ел өчен төбәкләрнең рейтингы, өч елдагы күрсәткечләр динамикасын исәпкә алып, РФ Хөкүмәте сайтында бастырылган.
Федерация субъектларындагы башкарма хакимият органнарының эш нәтиҗәлелеге Хөкүмәт тарафыннан 2012 елның ноябрендә расланган методика нигезендә бәяләнгән.
Нәтиҗәлелекне бәяләү формуласында икътисад үсешенә күрсәткечләрнең гомуми күләменнән 50 процент, социаль тармакны үстерүгә - 30, халык арасында үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәләренә 20 процент туры килә.
2013 елдагы нәтиҗәлелек бәяләре буенча Татарстан Республикасы алдынгылыкны гына саклап калмыйча, башка төбәкләр арасында үзенең өстенлекле якларын да арттыруга ирешкән. 20 лидер-төбәк арасында икенче урынны Төмән өлкәсе, өченче урынны – Ханты-Манси автономияле округы – Югра яулаган.
2013 ел нәтиҗәлелеге буенча иң түбән күрсәткечләргә Республиканың Кабарда-Балкар, Карелия Республикасы, Еврей автономияле өлкәсе һәм Курган өлкәсенең башкарма хакимият органнары ия булган.
Тулаем алганда, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясендәге 39 субъектның позицияләре яхшырган, 40ында – начарланган, 4сендә - үзгәрмәгән.
Өч еллык чорда икътисадны үстерү дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия), Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре лидерлыкка чыккан. Ә менә Кабарда-Балкар Республикасы, Карелия Республикасы, Владимир, Волгоград, Тверь һәм Курган өлкәләрендә бу тармак нәтиҗәләре иң түбәне.
Социаль үсеш дәрәҗәсе һәм динамикасы буенча Ингушетия Республикасы һәм Санкт-Петербург иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Ямал-Ненец автономияле округы социаль тармакны үстерүдә лидерлык позицияләрен яулаган.
Еврей автономияле өлкәсе, Курган һәм Омск өлкәләре, Ненец автономияле округы үзләрендәге түбән социаль үсеш дәрәҗәсен өч ел эчендә сизелерлек үзгәртә алмаган.
2011-2013 елларда Чечен Республикасы, Чукот һәм Ямал-Ненец автономияле округы өлкәсендәге башкарма хакимият органнары халыктан иң югары бәя алган, ә менә Дагстан Республикасы һәм Төньяк Осетия – Алания, Новгород өлкәсе республикалары иң түбән бәяне алган.
“Татар-информ” МА