Татарстан Хөкүмәте “Татарстан Республикасы халкын 2014-2020 елларга сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү” дәүләт программасын раслады, диелә Министрлар Кабинеты документларында.
Программаның бәясе 39,1 млрд. сум исәпләнә, шул исәптән федераль бюджеттан 259,3 млн. сум, ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фондыннан - 2,8 млрд. сум, Татарстан бюджетыннан- 13,9 млрд. сум, җирле бюджетлардан - 7,5 млрд. сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 14,6 млрд. сум җәлеп итү күздә тотыла.
Программаны ике этапта башкару күздә тотыла. Беренчесендә, 2014-2016 елларга исәпләнгәнендә, нигездә, 738 ятим баланы торак белән тәэмин итү, 100гә якын яшь гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Тузган һәм аварияле торак фондының гомуми күләмдәге өлешен 1,2%ка кадәр киметү (моның нигезенә 2013 елның 1,5 % дәрәҗәсендәге күрсәткеч алынган) күзаллана, якын киләчәктә - 2020 елга кадәр – ул 1%тан да кимрәк калырга тиеш.
Икенче этап нәтиҗәләре буенча, Татарстанда яшәүче бер кешегә уртача 27,3 кв. метрга кадәр (2013 елда – 24,2 кв. метр) торак туры килүче торак биналарның гомуми күләмен арттыру планлаштырыла. 2012 елның 1 гыйнварына кадәр (420,6 мең кв. метр яисә 1,7 мең аварияле күпфатирлы йортлар) аварияле дип танылган торак фондны бетерү күздә тотыла.
Шулай ук зыянга эшләүче торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының санын, челтәрләрдән су агуларны киметү мөмкинлеген бирүче чараларны башкару, барлык төр уңайлылыкларга ия булган мәйданнарны арттыру буенча чаралар башкарылыр, дип көтелә.
Татарстанның торак фонды 2013 елның 1 гыйнварына карата үз эченә гомуми мәйданлы 90,7 мең квадрат метрны ала, аның 82,3 меңе – шәхси торак, 6,7 меңе - муниципаль һәм 1,7 мең кв. метры дәүләткә карый.
www.interfax-russia.ru