Чаллыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелегендә 2013-2014 еллар Программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зонаара киңәшмә узды.
Министр урынбасары хәзерге вакытта проектларны тапшыру вакытларын үзгәртергә кирәклеге хакында хәбәр итте. “Төзелеш чорының азагы – ул 9 нчы айның ахыры. Барлык проектларинде сентябрьдә үк төгәлләнергә тиеш, чөнки хәзер без 2015 ел программасы структурасын әзерлибез, аңа 30га кадәр төзелеш проекты кертеләчәк. Без төзелеш елының графигын үзгәртергә тиеш. Бу безнең хәлдән килә», - диде ул.
Фәрит Хәнифов аварияле торак, инвестицияле күпкатлы торак төзү, азкатлы төзелеш, спорт мәйданнарын төзү кебек республика программаларына җентекләп тукталды. Ул аварияле торакларның милекчеләрен күчерү кебек авыр мәсьәләнең социаль принцип буенча хәл ителергә тиешлеген искәртте. «Аварияле» йортларда халыкның иң аз якланган өлеше яши, без аларның бүгенгесе турында гына түгел, киләчәге хакында да кайгыртырга тиеш. Аварияле дип танылган йортларда яшәүче кешеләр торакны яңа йорттан норматив буенча алырга тиеш. Әгәр дә гаризачылар белән берлектә фатирда башка кешеләр дә яшәсә, алар шулай ук яңа торакка күченергә тиеш», - диде ул.
2013 елда балалар бакчаларын төзү программасы буенча ТРда 16 бина тапшырылачак. Чаллыда әлеге программа буенча 5 балалар бакчасы тапшырылырга тиеш. «Бер көндә биш бакча – бу уникаль акция», - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта автокалада бакча төзелеше буенча уңай динамика күзәтелә, Мәләкәснең аргы ягында гына да бакча әзерлеге - 95%.