9 майга кадәр республикада 909,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 37,9 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Торак тапшыруга килгәндә, ике атна эчендә 70 мең кв. м. торак тапшырылган. Шулай итеп, ел башыннан бирле барлыгы 909,3 кв. м. торак тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 9 майга карата гомуми мәйданы 74,9 мең кв. м. 30 йорт тапшырылган, аларда барлыгы 1 мең 318 фатир исәпләнә.
2014 елда арендалы торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең 913 кв. м. булган 52 торак йорт төзү планлаштырылган. ДТФ программасы буенча гомуми мәйданы 41 мең 942 кв. м. булган 11 торак йорт төзелеше бара.
Аварияле торактан күчерү программасы буенча, Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Фондның 2014 ел өчен гамәлдәге суммалар лимиты 894 млн. 184 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 2014 ел этабына элегрәк 2014-2017 еллар этабына планлаштырылган аварияле йортлар да кертелде.
БВС ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру кысаларында 9 майга биш торак йорт файдалануга тапшырылган, аларга тантаналы шартларда 75 ветеран күчерелгән. 2014 ел башыннан бирле республикада 145 ветеран өчен 24 торак йорт тапшырылган һәм 95 БВС ветераны өчен 24 йорт төзелеп ята, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.
"Татар-информ"МА