Җиңү көне белән!

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Сугыш һәрчакта да кисәк башлана, югыйсә буыннар алмашу белән тарихчылар өчен ул кичектергесез тоелачак. 1941 елда иң куркыныч, иң якын, иң кыйммәтле – Бөек Ватан сугышы башланды. Зур югалтуларсыз гына нацистларны туктатып булмый иде диләр

9 май фашистлар Германиясе белән сугышта Җиңү Көне Россиядә, элеккеге совет республикаларында һәм Европаның күп кенә илләрендә иң әһәмиятле, дулкынландыргыч һәм шөһрәтле бәйрәмнәрнең берсе санала. 9 май - ил кешеләренең күпчелеге өчен изге даталы көн. Бу җиңүгә бик күп югалтулар аша, күпләрчә миллион кешеләрнең гомерләре бәһасенә ирешелде.

9 Май көнне без үзебезнең илне фашистлар армиясеннән коткаруда көч куйган  ветераннарыбызны хөрмәтлибез. Без җиңдек!

 

Хөрмәтле Ветераннар, безнең яраткан дәү әтиләребез һәм дәү әниләребез!

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы Сезне чын йөрәктән Җиңү Көне белән тәбрикли!

Әлеге бәйрәм безнең күңелләргә җир йөзендә тынычлык урнаштыруга сәбәп булган героизм һәм халыкның тиңдәше булмаган кыюлыгын чагылдыручы символ буларак кереп оялады.

Сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Яу кырыннан әйләнеп кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеген хөрмәтләп искә алабыз. Тылда Бөек Җиңүне чүкеп ясаган бөек хезмәткәрләрнең батырлыкларын хәтердән чыгармыйбыз. Үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган барлык буын саклаучыларына да без зур рәхмәтле.

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам иттерү, туган җирнең байлыкларын арттыру – яшь буынның изге бурычы. Хәтер иминлеккә һәм чәчәк атуга юнәлдерелгән изге гамәлләрдә яши.

Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле Ветераннар! Сезгә яхшылыклар, иминлекләр һәм тыныч күкләр телибез!


ТР ДТКИ коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International