«Иннополис» турында Никифоров: «Төзелеш темплары әйбәт инде»

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Россия элемтә министры Николай Никифоров “Иннополис”тагы төзелешләрнең барышы турында инновация үзәге микроблогында фото астындагы  аңлатмаларда әйтеп узды.

— Төзелешнең темплары инде бик әйбәт, әмма барлык төп объектларны барыбер дә 2014 ел азагына кадәр төгәлләргә кирәк – эш бик күп әле диде министр.

Исегезгә төшереп үтәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә министры Николай Никифоров белән берлектә, әле шушы көннәрдә генә “Иннополис”та булып, объектта барган төзелеш эшләрен күзәтте.

Новости@mail.ru


Белешмә өчен

Иннополис — илнең барлык территорияләрендәге югары квалификацияле яшь белгечләрне берләштерүче, шуның белән берлектә, Россия Федерациясенең инновацион потенциалын көчәйтеп җибәрүче яңа шәһәр проекты ул. Киләчәктә Иннополисның халкы 155 000 кеше булыр дип өметләнелә, аларның 60 меңе  - югары квалификацияле белгечләр. Иннополис – ул тармакланган бизнес-инфраструктуралы (технопарклар, эшләнмә үзәкләре һ.б.), Россиядә беренчеләрдән булып үзендә (АКШ Carnegie Mellon University хезмәттәшлегендә) мәгълүмат технологияләрендә махсуслашучы университет булдырган, тулы социаль һәм коммерция инфраструктуралы (мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, сәүдә үзәкләре, рестораннар һ.б.) һәм күп өлеше киләчәктә сатып алу хокукы белән компания-редидентларның хезмәткәрләренә файдалануга биреләчәк төрле дәрәҗәдәге тораклары (күпфатирлы йортлардан башлап таун-хауслар һәм коттеджга кадәр) булган акыллы шәһәр.

Проект 2012 елның 9 июнендә старт алды.

Университетка беренче кабул итү 2013 елның сентябрендә башкарылды.

Иннополисның беренче чиратын (5000 кешегә яшәү һәм эшләү өчен инфраструктураны) төзеп бетерү тулысынча 2015 ел азагында тәмамланачак.


innopolis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International