Иннополисның төзелеш мәйданын карау

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең элемтә һәм массачыл коммуникацияләр министры Николай Никофоров Иннополис яңа ИТ-шәһәрендәге биналар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше буенча эшләрнең барышы белән танышты. Төзелеш мәйданнарын шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыкларның, ведомстволарның җитәкчеләре, төзүче компания-подрядчыларның вәкилләре дә карады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров “Иннополис” махсус икътисади зонасында төзелә башлаган  технопаркта булдылар, бинаның түбәсенә менделәр, анда компания-подрядчы вәкилләре Татарстан Президентына төзелеш барышы турында мәгълүмат җиткерделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Илдар Халиков яңа шәһәрнең беренче торак комплексын төзү мәйданнарында һәм ИТ-университетның белем бирү-лаборатория корпусында булдылар.

Сәяхәт азагында ТР Президенты торгызылучы яңа биналарның нигездә график буенча торгызылуын билгеләп узды. Ул берничә эш йөкләмәләрен бирде һәм төзүчеләрне якынлашып килүче җәйге чордан файдаланып калырга чакырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте
. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International