Россия Хөкүмәте торак төзелешендәге эшләрнең төгәл исемлеген раслады

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Апрель аенда Россиянең Төзелеш министрлыгы әзерләгән торак төзелеше өлкәсендәге административ процедураларның төгәл исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан расланды. “Торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның төгәл исемлеге турында” карар 30 апрель көнне РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды һәм 5 майда Хөкүмәт сайтында бастырып чыгарылды.

Элегрәк РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень исемлектәге төзелеш тармагына кагылышлы процедура пунктларының (башкала пунктларын да исәпкә алып) 240тан 134кә кадәр кыскартылганлыгы турында хәбәр иткән иде.   “Төзелеш министрлыгы әлеге исемлекне өстәмә тагын 40 пунктка киметергә уйлый”, - дип сөйләде Михаил Мень.

Министр сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр торак төзелеше буенча килештерелергә тиешле процедураларның гомуми саны 90 пункт тирәсе калырга тиеш. Югары дәрәҗәле бюрократияне һәм торак төзелеше өчен буш җирләрнең булмавын Төзелеш министрлыгы башлыгы торак төзелешендәге иң төп проблемаларның берсе дип атады.

Имзаланган карар текстыннан аңлашылганча, исемлек 6 айдан соң гамәлгә керәчәк. Кабул ителгән карарлар дәүләт төзелешен күзәтүне башкарганда административ киртәләрне киметүгә мөмкинлек биреп, шул ук вакытта Федерация субъектларындагы башкарма хакимиятләрнең һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген дә арттырырга ярдәм итәчәк.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International