Бүген Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинның Татарстандагы Төзүчеләр профсоюзы рәисе Вадим Михасев һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин белән киңәшмәсе булып узды. Чарада министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, урынбасарлары Алмаз Әхмәтшин һәм Алексей Фролов катнашты.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәт сагы өлкәсендә ике төрле юнәлештә эш алып бара: күзәтчелек һәм профилактика.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башкарган күзәтчелек кысаларында 2013 ел төзелешләрендә катнашучыларга карата төзелүче объектларда хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы шартларының үтәлеше буенча 872 тапкыр тикшерү үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә эшләр каралган һәм бозулар буенча 840 оешмага карата чаралар күрелгән.
Профилактика эшләре кысаларында министрлык вәкилләре һәр ике атна саен төзелеш тармагындагы хезмәт сагы һәм шартлары турында хисап тапшыра, атна саен төзелеп килүче торак һәм сәнәгать төзелеше объектларында йөреп чыга, республиканың муниципаль берәмлекләрендәге хезмәт сагы буенча координацияләү советлары утырышларында, түгәрәк өстәлләрдә, семинарларда, киңәшмәләрдә катнаша, Татарстан Республикасының төзелеш комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма һәм предприятиеләрне ачыклауда смотр-конкурслар үткәрә.
2013 елда төзелеш тармагында 285 җитәкче һәм кече һәм урта эшмәкәрлек белгечләре бюджет хисабына белем эстәгән.
Контрольлек итү өлешендә 2014 ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 352 тикшерү үткәрелгән.