2014 елның гыйнвар-март айларында илнең территориясендә 53 меңнән артык торак һәм күчемсез милек объекты төзелгән. Шул ук вакытта файдалануга тапшырылган биналарның суммар мәйданы 21,6 квадрат метрдан артып китә. Аның 13,6 миллион квадрат метры торакка туры килә. Күчемсез милекнең иң зур – 2 миллион квадрат метрдан артыграк өлеше Мәскәүдә төзелгән. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе, аннан соң Петербург һәм Краснодар крае.
2014 елда Россия территориясендә торгызылган күчемсез милек буенча Росстат тарафыннан элегрәк җиткерелгән мәгълүматларга караганда, быелың беренче өч аенда, 2013 ел белән чагыштырганда, 31 процентка күбрәк торак милке файдалануга тапшырылган. Торгызылган торак һәм күчемсез милек күләме буенча Мәскәү алда бара. Әйтик, 2014 елның I кварталында Россия башкаласында 2,02 миллион квадрат метр мәйдан файдалануга тапшырылган. Аларның 822,8 мең “квадраты” торакка туры килә.
Мәскәү өлкәсендә 1,43 миллион квадрат метрдан артык торак һәм торак булмаган милек тапшырылган. Петербургта бу күрсәткеч — 1,37 миллион квадрат метр. Мәскәү өлкәсендә куллануга тапшырылган торак мәйданнарының күләме 1,03 миллион квадрат метрга җиткән, Петербургта - 934,3 мең квадрат метр.
Россиянең башка төбәкләре арасында тапшырылган мәйданнар буенча Краснодар крае алда бара - барлыгы 1,32 миллион квадрат метр. Анда 1,04 миллион “квадрат” торак тапшырылган. Татарстанда беренче кварталда 1,08 квадрат метр төзелгән, аның 718,7 мең “квадраты” торакка туры килә. Төмәндә 938,1 мең квадрат метр торгызылган, шул исәптән 500,4 мең “квадрат” торак тапшырылган. Ленинград өлкәсендә бу күрсәткеч - 678,5 мең квадрат метр, шуның 443,8 мең “квадраты” – торак мәйданнары. Свердлау өлкәсендә 676,5 мең квадрат метр тапшырылган.
ГдеЭтотДом.РУ сайтыннан