Юллар төзелешенә гарантия билгеләнәчәк

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Закон чыгаручылар Россиядә юлларны подрядчылар тарафыннан гарантияләрне таләп итмичә генә төзү тәҗрибәсеннән канәгать түгел.

Парламентның түбән палатасы депутаты Александр Васильев “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны үтәү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында”гы 44 нче ФЗ га үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерли. Законга кертеләсе үзгәрешләр 33 статьяның 3 пунктына (“Сатып алу объектын тасвирлау кагыйдәләре”) кагыла. Анда тендер заказчысы тарафыннан товарның яисә эшнең гарантия вакытына карата мәҗбүри таләпләре турындагы норманы кертү күздә тотыла. Бүген закон буенча әлеге гарантия йөкләмәләре заказчы тарафыннан кирәк булганда яисә аның ихтыяры буенча гына куела. Әлеге норма коррупциягә, заказчы белән подрядчы арасында алдан сүз куешуга китерә, ә башкарылган эшләрнең сыйфаты өчен, шул исәптән бюджет акчаларын тоткан өчен  беркем дә җавап бирми, ди бердәм россияле. 

Законга кертеләчәк үзгәрешләр юллар төзелешенә генә түгел, ә капиталь төзелеш һәм башка төзелеш-төзекләндерү эшләре объектларына да кагылачак. Шул ук вакытта депутат Васильев дәүләт заказындагы төп тискәрелекне нәкъ менә юл челтәрләрен төзүгә һәм үстерүгә җавапсыз карау белән бәйләп аңлата.

- Бездәге юлларның сыйфатсызлыгы турында кем генә әйтми – гади файдаланучыдан башлап ил президентына кадәр. Әмма без, элеккегечә, намуссыз юлчыларны җаваплылыкка тарта алмыйбыз, закондагы җитешсезлекләр коррупция өчен кирәкле булган бөтен мөмкинлекләрне бирә. Шуңа күрә әлеге норманы үзгәртергә кирәк, башкаручы үзе тарафыннан төзелгән юлларга җавап бирерлек булсын, - ди депутат.

“Россия автомобилистлары хәрәкәте” оешмасы рәисе Виктор Похмелкин илдә төзелүче юлларның сыйфатына бәйле проблеманы чыннан да җитди дип саный. Шул ук вакытта ул законда көтелгән үзгәрешләрнең Россия юлларын яхшыртачагына икеләнеп карый.

- Юллар бездәге иң глобаль проблемаларның берсе. Әмма законга кертеләчәк үзгәрешләр белән генә аларны хәл итеп булмаячак, чөнки хәзер дә килешүләрдә гарантияләр турында әйтелә, әмма бер елдан соң юллар җимерек хәлгә килгәч, башкаручы-компаниягә карата шикаять белдереп, беркем дә судка бармый. Моның төп сәбәбе системаның үзендәге коррупциягә бәйле, - дип сөйләде ул. – Муниципалитетлар эшләрнең начар сыйфатына күз йома, ә бер елдан соң юл өслеген шул ук компания белән килешү нигезендә төзекләндерә.

Похмелкин фикеренчә, проблеманы хәл итү өчен юлларның паспортларын булдырырга кирәк, ул очракта әлеге документка юлның – конкурсны игълан итүдән башлап файдаланудан туктау вакытына кадәрге бөтен тарихы теркәләчәк.

- Моннан тыш, җитешсез эшләр өчен җаваплылык чараларын арттырырга, ә бер тапкыр штрафка тартылган компанияне мондый контрактларга якын китермәскә һәм җәмәгатьчелек тарафдарларын имзалатмыйча, контрактны төзетмәскә кирәк. Мондый чаралар комплексы Европаның күп кенә илләрендә кулланыла, шуңа күрә алардагы төзүчеләр яхшы сыйфатлы юллар төзүне үзләре кайгырта, - ди Похмелкин.

“Бетерелгән юллар” (“Убитые дороги”) оешмасының Псковтагы бүлеге активисты Николай Мельков Известия” хәбәрчеләренә, өлкәдәге дәүләт заказчылары нигездә килешүләрдә башкаручы тарафыннан үтәлергә тиешле гарантия вакытларын күрсәтсәләр дә, килешүләрдә җаваплылыктан качу өчен җитешсез яклар кала бирә, дип сөйләгән.

- Бездә юлларга булган контрактларда төзүче тарафыннан үтәлергә тиешле гарантия вакытлары күрсәтелә. Кагыйдә буларак, юлның өске катламына карата ул 4-5 ел, ә түбәнге катламы өчен аннан да озаграк вакыт итеп билгеләнә. Әмма без шундый контракт очракларының берсе буенча килеп чыккан хәлдә катнашканда, контрактта гарантиясе күрсәтелсә дә, безгә ул җиткерелмәде, юлны бозу сәбәпләре итеп аның автомобильләр тарафыннан файдаланылуы һәм табигый шартлар йогынтысы күрсәтелде, бу исә компанияләргә әлеге гарантияләрне үтәмәү мөмкинлеген бирде. Әлбәттә, бу - абсурд, әмма берәү дә каршы чыкмады, - дип сөйләде Мельков.

Мәскәү автомобиль-юл институты (МАДИ)  мөгаллиме  Юрий Васильев Россиядә инде күптәннән Европадагы кебек материаллар кулланганлыгы турында сөйләде. Әмма Көнбатышта төзелүче юлларга игътибар күбрәк бирелә икән.

- Бездә кулланылучы материаллар да, технологияләр дә Көнбатыштагы кебек, әмма климат шартлары төрле. Ә Европаның безнекенә охшаш климатлы илләрендә юлларны саклыйлар. Мәсәлән, Германиядә шиплы тәгәрмәчләр һәм реагентлар тыелган, чөнки алар юлларны бозалар, -  ди Васильев. - Әмма ни генә булмасын, бездә барыбер дә күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Дәүләт стандарты буенча, билгеле бер зурлыктагы сикәлтәләр тәүлек эчендә бетерелергә тиеш, ә бездә бу бик озакка сузыла.

Россиядәге юлларның сыйфаты йөртүчеләр тарафыннан гел тәнкыйть утына тотыла. Шул ук вакытта әлеге дәгъвалар ерак рус провинциясе юлларына да, эре мегаполислардагы һәм федераль трассаларга карата да белдерелә. 2012 елның җәендә төзүчеләрнең юллар төзелешенә булган карашын ачык чагылдыручы хәл булды. Ул чакта Владивосток аэропортыннан Рус утравына кадәр АТЭС саммитына дип әлеге генә төзелгән юлны яңгыр юдырган иде. Юл төзелешенә дәүләт тарафыннан 29 миллиард сум акча тотылган булган.

 

 izvestia.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International