Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Хави логистикс” (Havi Global Logistics GmbH компаниясенең бүлендек предприятиесе) җитештерү-тарату үзәгенең һәм бер тапкыр файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материаллары җитештерүче “Хухтамаки Фудсервис” (“Huhtamaki” компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы проект) предприятиесенең нигезенә беренче таш салу, шулай ук “Серияле җитештерү модернизациясенең фәнни-техник үзәге” ҖЧҖ (“НТЦ МСП”) резиденты җитештерүен сафка җибәрү тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Хави Логистикс Европа” компаниясе Президенты Халук Илкдемирчи, “Хухтамаки”ның Көнчыгыш Европа буенча Вице-президенты Ким Аганимов, Россиядәге “Макдоналдс”ның генераль директоры А.В.Семёнов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов, “Алабуга СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Т.Н.Шаһивәлиев катнашты.
“НТЦ МСП” ҖЧҖ ул – тикшеренү лабораторияләрен, шулай ук шәхси югары технологияле җитештерүен үз эченә алучы фәнни-җитештерү берләшмәсе. Компания эшләнгән газларны чыгару һәм нейтральләштерү буенча бәйсез җитештерүче булып санала. Барлык эшләнмәләр һәм җитештерелүче продукция ISO 9001:2001 халыкара стандартларына һәм ISO/TS машина төзүнең 16949 халыкара сыйфат стандартларына туры килә.
“Алабуга” МИЗ территориясендәге “НТЦ МСП” ҖЧҖ проекты “Соллерс” ААҖ, “КамАЗ” ААҖ компанияләре тарафыннан җитештерелүче автомобильләр өчен эшләнгән газларны җитештерү системасын оештыруны үз эченә ала. Җитештерүнең алдан күзалланган күләме – елына 198 000 берәмлек әзер эшләнмә.
“Алабуга” МИЗ территориясендә планлаштырылучы Havi Logistics җитештерү-тарату үзәге берничә предприятиедән гыйбарәт. Алар туклану продуктлары, савыт-саба һәм төргәкләр җитештерә. Үзәк китереп торучыларның продукциясен сатып алып, аларны рестораннарга таратачак. Складлар комплексының мәйданы - 5 832 кв.м., административ-көнкүрешнеке – 1 080 кв.м. булачак, барлыгы 53 эш урыны булдыру күздә тотыла. Тарату үзәге елына клиентлары - компанияләрдән керүче 25 500 тонна продукцияне эшкәртә алачак. Төп клиент – McDonald’s рестораннары челтәре.
“Алабуга” МИЗдагы бүлү үзәге продукцияне McDonald’sның РФнең үзәк һәм көнчыгыш өлешендә урнашучы һәм гамәлдәге бүлү үзәкләреннән ерактагы рестораннарына гына җиткереп калмыйча, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продукцияне җитештерүчеләрне - McDonald’s партнерларын “Алабуга” МИЗ территориясенә резидентлар буларак җәлеп итү мөмкинлеген тудырачак.
“Huhtamaki” (Финляндия) компаниясе тарафыннан “Алабуга” МИЗ территориясендә бер тапкыр файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазьдән эшләнгән төргәкләрне җитештерү буенча “Хухтамаки Фудсервис” заманча предприятиесен булдыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында McDonald’s рестораннары өчен елына 641 миллион данә күләмендә бер тапкыр файдаланыла торган кәгазь стаканнар җитештерү планлаштырыла. Шулай ук 20 эш урыны булдыру да күздә тотыла. Җитештерүне башлап җибәрү 2015 елга билгеләнгән.