ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына карата аттестацияләү булды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белем дәрәҗәсе югары стандартларга җавап бирүе яклы.

Бүген, 9 апрель көнне, Инспекциядә дәүләт хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына карата аттестацияләү булды.

Аттестация комиссиясендә Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгы урынбасары  И.Ф. Сафиуллин, “АБАДА” фәнни- интеграция берләшмәсе департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, юридик бүлек башлыгы Р.З. Фатыйхов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова, Инспекция каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.Ф. Фатыйкова һәм  дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Л.М. Осипова катнашты.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата үткәрелгән аттестацияләү нәтиҗәләре буенча  Инспекциянең 7 дәүләт хезмәткәре биләгән вазыйфаларына карата аттестация уздылар. Моннан тыш, ике хезмәткәр, билгеләнгән тәртиптә вазыйфада үсү тәртибе буенча, граждан хезмәтенең вакант урыннарын биләүгә карата кадрлар резервына тәкъдим ителде.


ТР ДТК матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International