Бүген халыкара «СТРОЙ-ЭКСПО-ТАТАРСТАН-2014» катнашуында XVI Бөтенроссия махсуслаштырылган күргәзмә-форум ачылды.
Ел саен үтүче форумның максаты – Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары белгечләрен һәм җитәкчеләрен төзелеш индустриясендәге инновацияләр белән таныштыру, тармакка караучы закон актларына бәйле мәсьәләләрне аңлату, ТКХ оешмалары һәм предприятиеләренең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү. Икътисадның заманча шартлары барлык предприятиеләрдән дә кулланучылар базарында товарларны һәм хезмәтләрне алга җибәрү өчен максималь маркетинг көч куюны таләп итә, ихтыяҗ бары тик сыйфатлы материалларга, товар һәм хезмәтләргә карата гына артачак, бу исә яңа технологияләрне, җайланмаларны, материалларны үзләштерүгә ныклы этәргеч бирә.
Форум һәм күргәзмә эшендә гадәттәгечә Татарстан Республикасындагы, Россия төбәкләрендәге министрлыкларның, ведомстволарның һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Күргәзмәдә түбәндәге тематик экспозицияләр урын алды: “Бетон. Цемент. Коры катнашмалар - 2014”, “Тәрәзәләр. Фасадлар. Түбә. Ишекләр – 2014”, “Шәһәр инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләре - 2014», “Җилләтү. Су белән тәэмин итү. Җылылык белән тәэмин итү. Кондиционерлау – 2014”, “Лаклар. Буяулар – 2014”, “Азкатлы төзелеш – 2014”, “Кредит-Экспо-2014”.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, “ЭКСПО-КАМА” күргәзмә үзәге, Чаллы шәһәре мэриясе һәм Башкарма комитеты, Чаллы шәһәренең һәм “Кама арты” төбәгенең сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, оештыручылар буларак катнаша.