Мәскәүдә үзлектән төзелүгә каршы аэрофотосурәткә төшереп көрәшәчәкләр

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Мәскәүнең күчемсез милек буенча дәүләт инспекциясе Россиянең башкаласы җирләреннән файдалануның законлылыгын тикшерүне аэрофотосурәткә төшереп, читтән торып контрольлек итү эшчәнлегенә кереште. Бу хакта дүшәмбе көнне ведомствоның башлыгы Сергей Шогуров хәбәр итте.

"Хәзер, күчемсез милек буенча дәүләт инспекциясе белгечләре, территорияне табигый шартларда тикшерүдән гайре, Мәскәү территориясендәге хокук бозуларны читтән торып: аэрофотосурәткә төшереп һәм ортофотоплан – җирлекнең төгәл геодезия нигезендәге фотосурәт планнарыннан алынган мәгълүматлар ярдәмендә дә ачыклый ", - дип билгеләп үтте ул.

Шогуров сүзләренә караганда, алдагы, узган елгы ортофотопланнарга быелгыларын кую күчемсез милек объектларының топографик үзгәрешләрен күзәтеп барырга ярдәм итәчәк. Ул билгеләп узганча, март аенда әлеге - еллар буенча тикшерү нәтиҗәсендә Мәскәүнең сәнәгать зонасындагы инспекторларга үтеп керүе авыр булган 35 җир кишәрлеге тикшерелгән.

"Аэрофотосурәткә төшерү буенча күрсәткечләрне анализлаганнан соң 61 хокук бозу очрагы ачыкланды", - ди агентлык вәкиле, ул төп бозуларның җир кишәрлекләрен үзлектән яулап алу һәм анда үзлектән объектлар төзүгә керешү белән бәйле булуын аңлатты.

Шогуров шулай ук 2014 елда, читтән торып тикшереп карау буенча шәһәрнең гомуми мәгълүматлар банкыннан файдалану юлы белән, Мәскәүнең күчемсез милек буенча дәүләт инспекциясенең җирдән файдалану өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау эшләрен тизләтергә планлаштыруын да өстәде.

"Җир-хокук мөнәсәбәтләрен һәм башка рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерми торып, эшмәкәрләргә төзелешне башламаска киңәш итәбез. Өзлексез контроль булачак, һәм гамәлдәге җир законнарына каршы килүче теләсә-нинди эш-хәрәкәтләргә чик куелачак ", - дип ассызыклады ул.


Оtkstroy.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International