Язгы каникул азагына кадәр Казанның 23 мәктәбендә капиталь төзекләндерү буенча төп эшләрне төгәлләргә планлаштыралар. Әлеге эшләргә 522,03 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр төзелеше штабы утырышында Татарстан башкаласы башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, капиталь төзекләндерү барышында түбәләр төзекләндереләчәк, тәрәзәләр һәм эчке ишекләр алмаштырылачак, керү төркемнәре, санузеллар, эчке инженерлык коммуникацияләре һәм фасадлар яңартылачак.
Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, 14 мәктәп өчен хәрәкәте чикләнгән һәм инвалид арбасында хәрәкәт итүче затларны күчерү өчен күтәрткеч җайланмалар сатып алыначак. 9 мәктәптә лифт җайланмасын монтажлау планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.