2014 ел башыннан хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 1 млн. 870 мең сумлык 64 карар чыгарылган

2014 елның 29 марты, шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының төзүчеләр профсоюзы һәм Төзүчеләр берлеге белән берлектә, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлап чаралар үткәрәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеокиңәшмә-элемтә рәвешендә узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Шулай итеп, әлеге датага багышланган айлык кысаларында “Татарстан Республикасының иң яхшы хезмәт сагы һәм төзелеш тармагындагы хезмәт законнары белгечләре - 2014” КВНы үтәчәк, анда төзелеш материалларын җитештерү буенча төзелеш оешмалары, предприятиеләре һәм югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары командалары көч сынашачак (11 апрельдә). “ВолгаСтройЭкспо” 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының төзелеш тармагындагы оешмалар һәм предприятиеләрнең вәкилләре катнашында төзелештә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрү планлаштырыла (22 апрельдә).

 
Шулай ук Фәрит Хәнифов 2014 ел башыннан бирле Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 291 тикшерү уздырылуын да хәбәр итте. Хезмәтне саклауның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 1 млн. 870 мең сумлык 64 карар чыгарылган.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елның беренче кварталында республиканың төзелеш тармагында 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән (аларның бишесе төзелеш эшләре белән турыдан-туры бәйле түгел һәм командировкага юл тотканда килеп чыккан юл һәлакәте аркасында барлыкка килгән). 

ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International