Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Казан Кремлендә 2013 елда коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәләрен ясадылар
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомстовлар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, узган елда икътисад үсеше һәм республиканың инвестицион кызыклыгын арттыру өлкәсендә күп эш эшләнде, шул исәптән коррупцияне профилактикалау.
Башкарылучы эшләр арасында: электрон документ әйләнеше һәм дәүләт социаль хезмәт күрсәтүнең электрон рәвешен үстерүдән башлап, электрон дәүләт идарәсе системасын (“Ачык Татарстан” мәгълүмат ресурсы) булдыруны тәмамлауга хәтле.
Узган ел башында Казанда антикоррупцион эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында масштаблы фәнни-практик конференция узды. Анда Россиянең 33 регионнан һәм чит илләрдән белгечләр һәм галимнәр катнашты.
Гомумән узган ел эчендә, җәмгыятне дәүләт алып баручы коррупциягә каршы көрәш эшенә җәлеп итү өчен, 200дән артык чара уздырылды.
Узган елның сентябрь аеннан ТР Иҗтимагый палатасы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады. 2013 елда кабул итү бүлмәсенә 90 граждан мөрәҗәгать итте.
Республиканың югары уку йортларында студент коррупциягә каршы тору комиссияләре оештырыла. Ректорлар советы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия эшли башлады.
Бюджет акчаларын куллану эффективлыгын оештыруда җитәрлек булмаган эш өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин дисциплинар җәзага тартылдылар.
Шулай ук идарә итү өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча оештырып җиткермәү дәүләт сәясәтенә тискәре тәэсир иткәне өчен, дисциплинар җәзага җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тартылдылар.
Әлеге чаралар министрлыкларда тәртип оештыруга этәргеч булды.
Җирле идарә итү ораганнарына коррупциягә каршы көрәш буенча практик ярдәм күрсәтү өлкәсендә дә күр эш эшләнде. Узган елны Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссияләре Кама Тамагы, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас һәм Мөслим районнарында эш алып бардылар
Әлеге эш нәтиҗәсе буенча муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы тору өлкәсендә җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссияләренең аерым тикшерүләре 6 районда 30 млн. сумга югалтулар билгеләде.
Быел Чаллы һәм Тукай муниципаль районнарыда комиссия эшләде.
Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә һәм Совет эшенең гомуми нәтиҗәсе буенча 2013 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан 113 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, шуларның алтысы эш урыннарыннан азат ителделәр. Шулай ук биш кеше административ җаваплылыкка тартылды, 4 ферма хуҗалыгына 20 мең сумлык административ штраф салынды. Нәтиҗәдә 160 млн. сумнан артык акча югалту кисәтелде.
Шулай да Татарстан Президенты сүзләренчә, кабул ителүче чараларга карамастан, уңай якка үзгәрешләр җитәрлек темплар белән бармый, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәндегендә дә коррупция куркынычлылыгы саклана.
Күпчелек хокук бозулар дәүләт программаларын гамәлгә ашыру вакытында һәм муниципаль дәрәҗәдә була.
2013 елда коррупцион юнәлешле җинаять ачыкланды, шуларның 1094 – дәүләт хакимиятенә каршы, бу 2012 ел белән чагыштырганда 18,7% ка артыграк.
Ачыкланган җинаятьләр бюджетка 137,3 млн. сумлык югалту китерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына гражданнардан җирле үзидарә органнары тарафыннан хезмәт урыннарыннан явыз ниятләрдә файдаланулары һәм коррупция фактлары турындагы мөрәҗәгатьләр саны артты (2012 елгы 68 факттан 2013 елда 110 факт).
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору торышы турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Шулай ук ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР прокуроры Илдус Нәфиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясадылар.
Тыңланган нотыкларны истә тотып, республиканың муниципаль берәмлекләр башлыкларына муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләрен үтәүләре буенча анализ ясау йөкләнде.
Шулай ук бозулар һәм түбән дәрәҗәдәге башкарма дисциплина өчен Совет Югары Ослан һәм Спас районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләрен, шулай ук Чаллы шәһәр округының башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарын эшләреннән азат итүне тәкъдим итте.
Кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплыкка Балтач, Зәй, Кайбыч, Азнакай, Әлмәт һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләрен тарту тәкъдим ителде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
февраль, 2026 ел
Татарстанда танылган шагыйрь Муса Җәлилнең 120 яшьлек юбилеен билгеләп үтелә
2026 елның 15 февралендә совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула.
11
февраль, 2026 ел
Казандагы семинарда хәрби һәм хезмәт батырлыгы турындагы хәтерне саклау турында сөйләштеләр
2026 елның 11 февралендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Җиңүчеләрнең мирасы: хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында хәтерне саклау» семинары узды. Ул Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
10
февраль, 2026 ел
Казанның Идел буе районында яңа паркинг тикшерелә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында Комиссар Габишев урамындагы күпкатлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
9
февраль, 2026 ел
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллының “Компас” торак комплексындагы яңа йортка ЯТБ биргән
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллыда А. Абсәләмов проспекты буенча 73 нче микрорайонда урнашкан 73-1-2 номерлы торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз