ТР төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы предприятие һәм төзелеш оешмасы

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы предприятие һәм төзелеш оешмасы" конкурс нәтиҗәләрен чыгарку буенча комиссия утырышы үтте. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

Җиңүчеләргә дипломнар 2014 елның 28 мартында, ТР оешмасы - Россия Төзүчеләр Профсоюзы башкарма комитеты, ТР Төзелеш министрлыгы һәм ТР Төзүчеләр союзының гомуми утырышында тапшырылачак.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International