Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Татарстанда 40 муниципаль районның 432 торак йортында капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр
2014 елның 22 марты, шимбә
2013 ел программалары буенча хисап бирмәгән һәм 2014 елгы республика программалары буенча эшкә керешмәгән муниципаль районнар финанслау исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Кайбер республика программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча узган киңәшмә беркетмәсе үтәлеше турында ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин белдерде.
Аерым алганда, ул муниципаль берәмлекләргә заказчылар белән бергә 2014 елның 14 мартына кадәр, районнар катнашкан республика программалары буенча башкарылган эшләр актларын тапшырып бетерү йөкләнгән иде, дип белдерде. Алар арасында – мәктәпләрне капиталь ремонтлау, күпфункцияле үзәкләрне капиталь ремонтлау, сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һ.б.
Кайбер муниципаль районнар 2013 ел өчен хисапны әлегә кадәр тапшырмады.
Илдар Халиков ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелегенә бу районнарны 2014 елгы республика программаларыннан төшереп калдыру турында документ әзерләргә тәкъдим итте.
Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, йортларның капремонтлау төбәк программасы кысаларында, ул гамәлгә куелгач 45 көн дәвамында милекчеләр капиталь ремонт фонды формашлаштыру ысулын сайларга тиеш. Акча төбәк операторы хисабында яки махсус исәптә җыелырга тиеш.
21 мартка булган мәгълүматларга караганда, 15400 йортның 482 се капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлаган. 11 йорт банкта махсус исәп-хисап счетын сайлаган (Казанда 4 йорт, Алабугада 3 йорт, Яшел Үзәндә 4 йорт).
Төбәк операторы хисабын сайлаучылары күп өстенлекләргә ия, дип белдерде Ирек Фәйзуллин. Бу барлык чыганаклардан кергән акчаларның дәүләт контролендә булуы.
19 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 40 муниципаль районында күп фатирлы 432 йортны капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр.
2014 елның күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына килгәндә, ул ведомстволар белән килешенгән һәм ТР Министрлар Кабинетына карау өчен җибәрелгән. Республика программасын финанслау күләме 4683 млн сум тәшкил итә.
Бу программа буенча 2014 елда 159 гомуми белем бирү учреждениесенә, 2,55 млрд сумга ремонт ясалачак.
Ирек Фәйзуллин 2014 елда балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт программасы турында белдерде. Программаны финанслау күләме 100 млн сум тәшкил итә.
“Уңай мохит” программасы кысаларында, 2014 елда 135 социаль өлкә объектлары төзекләндереләчәк.
Моннан тыш, 2014 елда мәктәпләрне уңайлаштыру эшләре башкарылачак. Бу программага 42 муниципаль берәмлекнең белем бирү учреждениеләре кертелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
ТР ДТК Инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс уздырдылар
2026 елның 19 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды. Ул ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең белгечләре республиканың Балтач районындагы “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерүдә булдылар. Анда ашханәне реконструкцияләү төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.
18
май, 2026 ел
«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры
2026 елның 25 майда 15.30 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.
Алексеевскида “Алексеевские перезвоны-2026” фестивале узды
16 майда Алексеевск бистәсендә “Алексеевские перезвоны-2026” XXIV кыңгырау чыңы фестивале узды. Бу ел саен Татарстан Республикасының Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә уза торган кыңгырау чыңы фестивале. Чара Рәсәйнең матди булмаган мәдәни мирасы буларак православие чаңы сәнгатен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз