Һәр оешма – Дәүләт архивын туплау чыганагы

2026 елның 14 августы, җомга

Лаеш районының Столбище авылында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында архив эше нигезләре буенча укыту методик семинары узды.

Мәгълүм булганча, Татарстанда бердәм архив мәгълүмат системасы (ТР ЕАИС) уңышлы эшли, ул «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганаклары булган оешмаларның эш башкару процессын автоматлаштыру өчен билгеләнгән.

Министрлыклар һәм ведомстволар үз оешмалары буенча белешмәләрне кертү, күзәтү эшеннән документларның сканерларын беркетү, оешма архивы паспорты белешмәләрен кертү һәм документларны Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенә тапшыру өчен шәхси кабинеттан файдалана алалар.

Укуларга эш башкаручылар һәм республика башкарма хакимият органнары архивын алып бару өчен җаваплы затлар чакырылган иде. Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Регина Ибәтова, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенең өлкән белгече Динара Сәлахова, җыелма анализ бүлегенең өлкән белгече Елена Заблотская катнашты.

«Мондый семинарлар бик файдалы, – ди Елена Заблотская. – Монда архив эшен оештыру нигезләрен һәм архивта документларның сакланышын тәэмин итү таләпләрен аңлатып бирәләр. Эшләр номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтләренә һәм тәртипләренә экспертиза үткәрү, даими саклау һәм шәхси состав буенча эшләр исемлеген төзү, ТР ЕАИСта эшләү буенча тәкъдимнәр бирәләр. Тагын безгә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасы буйлап экскурсия ошады, моның өчен оештыручыга зур рәхмәт».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International