ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәренең «Экополис» торак комплексында Объездная урамында урнашкан А-4.1 номерлы күп фатирлы торак йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде. Объектка бирелгән почта адресы: Ватанны саклаучылар ур., 131 йорт.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 9888,20 кв.метр булган 209 фатир төзелгән. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән һәм яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Төзүче – «АДС-Альметьевск» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Аспэк-Домстрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аспэк-Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АСПЭК-Проект» ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство