Казанда Островский урамында 69 фатирлы торак йорт төзелгән

2026 елның 24 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Островский урамында урнашкан яңа торак йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев.

Объект 2023 елның июнендә төзелә башлаган. Ул ике секцияле алмашынучан катлы торак йорттан гыйбарәт, анда стилобат урнаштырылган, биналар һәм 79 машина-урынга исәпләнгән җир асты парковкасы бар.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 5410,30 кв. метр булган 69 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәлеләр – 28, ике бүлмәлеләр – 19, өч бүлмәлеләр –18, дүрт бүлмәлеләр – 4.

Төзүчесе – “СЗ Урбанстрой” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “СКДК” ҖЧҖ. Генподрядчы – “ГК “РР Групп” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – “Глобал Климат” ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International