ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Чаллы муниципаль районы, Чаллы шәһәре, сәнәгать зонасы адресы буенча урнашкан «Эссен Продакшн АГ» АҖнең «5 нче әзер продукция склады» капиталь төзелеш объектына йомгаклау тикшерүе үткәрелә.
Чарага капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча Кама аръягы, Төньяк-Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органнары белгечләре чыкты.
Склад комплексы төзелеше 2025 елның апрелендә башлана. Бер катлы бинаның гомуми мәйданы – 5935,60 кв. метр. Хәзерге вакытта биредә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау төгәлләнгән (шул исәптән тышкы һәм эчке). Түбә ябу, технологик бүлмәләрне бизәү эшләре башкарылды, әйләнә-тирә мохитне саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм башкалар буенча чаралар үткәрелде. Территория төзекләндерелгән.
Объект югары әзерлек стадиясендә. Аны төзүче – “Эссен Продакшн АГ”АҖ. Техник заказ бирүче – “СК Олимп” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “ПСК Кама” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – “РР-Проект” ҖЧҖ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документациясенең туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, “Эссен продакшн АГ” АҖ – Рәсәйдә азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Компания тарафыннан соус һәм кондитер җитештерү җайга салынган. Ел саен 300 мең тоннага якын әзер продукция җитештерелә. “Махеевъ” сәүдә маркасы - Рәсәйдә конфет, майонез, кетчуп, джем, маринад, горчица җитештерү буенча иң танылган бренд.#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство