Диас Вальщиков ТР дәүләт хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар буенча комиссиясе тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә 2025 ел йомгаклары буенча дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул ителде.

Дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча 5 нче бүлек консультанты, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең I класслы киңәшчесе Диас Айдар улы Вальщиков Электрон мактау тактасына кертелде.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы рәсми порталында “Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт” бүлегендә урнаштырылган https://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз!

Фотода: Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев Диас Вальщиковка таныклык тапшыра һәм аны лаеклы бүләге белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International