12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган: нәкъ менә шушы көнне 1961 елда гади рус егете Юрий Гагарин “Восток-1” корабында йолдызларга юл салган. Аның легендар “Киттек!” сүзе фән триумфы, батырлык һәм кешенең чиксез мөмкинлекләре символы булды.
Җир тирәли беренче очыш нибары 108 минут дәвам итте, әмма ул безнең дөнья турындагы күзаллауларыбызны мәңгегә үзгәртте һәм Ватаныбыз өчен бөек горурлык хисе бүләк итте.
Быел без бу датаны аеруча горурлык хисе белән билгеләп үтәбез, чөнки Юрий Гагаринның легендар очышына 65 ел тула.
Беренче тапкыр космос атналыгы – кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулуга багышланган фәнни, мәгариф һәм мәдәни чаралар сериясе уза. Аны уздыру турындагы указга Рәсәй Президенты Владимир Путин 2025 елның 29 декабрендә кул куйды. Һәм хәзер космос атналыгы ел саен үткәреләчәк.
Рәсәй космонавтикасы бай традицияләргә һәм күренекле казанышларга ия, шул исәптән “Салют” беренче космик станциясен, төрле илләрнең көчләрен берләштергән “Мир” программасын һәм Халыкара космик станциянең бер өлеше булган “Звезда” модулен булдыруны да үзенә ала.
Казанышларны билгеләп үтү генә түгел, Рәсәй космонавтикасының аякка басуына һәм үсешенә өлеш керткән кешеләрнең истәлеген горурлык белән саклау, аларның белемнәрен яңа буынга тапшыру, космоска юл салган геройларны истә тоту мөһим.