2026 елның 19-20 мартында Мурманскта Рәсәй Федерациясе субъектларының төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының Х Төбәкара конференциясе узды.
Чара кысаларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды.
Мәгълүм булганча, төзелеш тармагында дәүләт хакимияте органнарының иң мөһим контроль функциясе булып шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарны һәм проект документларын бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тора.
Төзелеш тармагын үстерү, яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит, шулай ук Рәсәй гражданнарының эше һәм ялы өчен тиешле инфраструктура булдыру төзелеш күзәтчелеге функцияләрен үтәүнең сыйфатына турыдан-туры бәйле.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев катнашты.