Бүген, 2026 елның 19 мартында, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре ТР ССМ Республика кан үзәгендә үз каннарын тапшырдылар.
Сәркатип Лиана Галәветдинова – 2022 елдан бирле донор. Документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев – 2025 елдан.
ККЧ оештыру буенча документлар әзерләү секторының баш белгече Алия Шәрипова беренче тапкыр кан тапшырды. “Безнең кан кешеләргә файда китерер, ә кемнеңдер гомерен саклап калыр дип өметләнәбез”, – диде ул.
Кан донорлыгы – ул канны һәм аның компонентларын медицина максатларында ирекле тапшыру. Сүз үзе латинча “donare” сүзеннән килеп чыккан – бүләк итү. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә дә даими рәвештә үз каннарын тапшыручы кешеләр аз түгел.
Сезгә, коллегалар, киң күңелле һәм ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!