Яшел Үзәндә “Круассан” Кухня Фабрикасының җитештерү бинасы төзелде

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

2026 елның 16 мартында ТР Дәүләт Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзәннең Футбол урамындагы җитештерү бинасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.

Объект төзелеше 2024 елның октябрендә башлана. Бер катлы бинаның конструктив схемасы – каркаслы. Фундаментлар – монолит тимер-бетон ростверкалы свайлы. Колонналар, фермалар, прогоннар – корычтан. Түбәсе – яссы, профильле биттән, полимер мембранадан түбә келәменнән, эчке оешкан су агымы белән капланган. Гомуми мәйданы 2387,50 кв. метр тәшкил итә.    

Төзүче – “Фабрика Кухни “Круассан” ҖЧҖ, аның төп эшчәнлеге икмәк һәм он кондитер әйберләре, тортлар һәм озак сакланылмый торган пирожныйлар җитештерү.

Техник заказ бирүче – “Энки” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Проектно-строительная компания Грин-Строй” ҖЧҖ. Проектлаучы – "Глобал Климат” ҖЧҖ.  

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International