ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе исеменнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм Россия халкының данын, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаучы сугышчыларның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә.

Һәр йортта, һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыклары истәлеген кадерләп саклыйлар, бүген Ватаныбыз иминлеген ышанычлы тәэмин итүчеләр, дәүләтнең бөтенлеге сагында торучылар белән горурланалар.

Бу ел – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы. Ул тарихи хәтерне саклау, гражданнар теләктәшлеген ныгыту һәм Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән үткәрелә.

Җиңүчеләр буыны эшен яңа заман геройлары дәвам итә – безнең илнең суверенитетын яклаучы махсус хәрби операция катнашучылары.

Бу күркәм көндә һәр гаиләгә чын күңелдән игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим.

Ватанны саклаган һәркемгә Россиягә хезмәт итүдә уңышлар юлдаш булсын!

ТР ДТК инспекциясе башлыгы

В.Р. Нәҗмиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International