Түбән Кама районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге “GREEN HOUSE PARK” торак комплексының яңа йортын тикшерә

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

ТР ДТК инспекциясе Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә “GREEN HOUSE PARK” торак комплексының яңа йортын тикшерә.

Объект секция тибындагы биш катлы күп фатирлы торак йорттан гыйбарәт.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 5067,30 кв. метр булган 120 фатир төзелгән.

Торак йортны төзүче – “Грин Хаус ПАРК” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – “Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International