Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Яңа Тура авылында сыра һәм башка аз алкогольле продукция җитештерү предприятиесен тикшерә.
Проект нигезендә сыра һәм башка аз алкогольле продукция җитештерү куәтләрен урнаштыру өчен административ-көнкүреш корпусы булган бина төзелде.
Объектны төзүче – “НИЯС” ҖЧҖ, аның эшчәнлегенең төп төре – сыра җитештерү.
Техник заказ бирүче – “Титан” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “ТехЭнергоКомплект” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Солев” ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство