“Август-Лениногорск” компаниясенең юл объекты ЯТБ алды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Рәсәй тимер юллары”ААҖ филиалының Базаровка станциясендә гомуми файдаланылмаган тимер юл төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында урнашкан объектның төзелеш озынлыгы – 5207,90 метр. Аның составында: җир өслеге, балласт вак таш, юлларның өске төзелеше, тупик терәкләр, стрелкалы күчермәләр, су агызу системасы, үлчәү операторы кабинасы, үлчәүләр, ясалма корылмалар, электр белән тәэмин итү, тышкы яктырту, элемтә челтәрләре, технологик йөрү, юл билгеләре.

Төзүче – “Август-Лениногорск” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Альянс” ИК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Стройинжиниринг” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Заря” СМУ-1” ҖЧҖ.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елның гыйнварында Татарстан Хөкүмәте һәм “Рәсәй тимер юллары” ААҖ 2026–2028 елларда тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Килешүгә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский “Казан Экспо” мәйданчыгында ТР Транспорт министрлыгы коллегиясе утырышы барышында кул куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International