“Яр буендагы Премьер-квартал” Чаллы ТКында яңа йорт ЯТБ алды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллы шәһәренең Раскольников урамындагы “Яр буендагы Премьер-квартал” торак комплексында  яңа күп фатирлы йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.

Яңа төзелеш – бер секцияле, 24 катлы, эчендә  торак булмаган бүлмәләр белән.

Булачак яшәүчеләр өчен 138 фатир төзелгән. Йорт тирәсендәге территория төзекләндерелгән һәм яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.

Төзүче – “СЗ “РИОНИ” ҖЧҖ. Техник заказчы – ООО “ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “СтройТраст” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Трилаб” ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру - “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International