2026 елның 28 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллыда А. Абсәләмов проспекты буенча 73 нче микрорайонда урнашкан торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде (төзелеш номеры 73-1-3).
Яңа бина – ундүрт катлы, тышкы инженерлык челтәрләре белән. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 6302,60 кв. метр булган 139 фатир төзелгән. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән һәм яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
“Компас” ТК объектын төзүче – “Сыйфат” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Профит” ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Лидер” КТИ ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты