ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Раскольников урамындагы Яр Чаллы шәһәренең “Премьер-квартал” торак комплексында урнашкан торак булмаган биналары булган биш яңа күп фатирлы йортны тикшерә.
Тикшерү предметы – эшләр башкаруның һәм төзелеш процессында кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документациясе таләпләренә туры килүе.
Барлык объектлар да төрле катлы. Фатирлар саны – 65, 88, 108, 138, 198. Һәр йорт тирәсендәге территория төзекләндерелгән һәм яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Төзүче – “СЗ “РИОНИ” ҖЧҖ. Техник заказчы – ООО “ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “СтройТраст” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Трилаб” ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты