2026 елның 15 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды. Аны ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев алып барды.
Конкурс комиссиясе составына инспекция начальнигының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, инспекция башлыгы урынбасарлары Ә.С. Ганиев, Ф.Х. Хәсәнов, өлешле төзелешне контрольдә тоту һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Р.Р. Хәйруллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Л.Л. Габделкасыймова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәүче киңәшчесе О.П. Сорокина (конкурс комиссиясе секретаре).
Кандидатларны бәяләү өчен бәйсез эксперт сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Р.Р. Хәбибрахманова чакырылган иде.
Конкурс кысаларында хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер тесты уздылар, аннары конкурс комиссиясе сорауларына җавап бирделәр.
Конкурс комиссиясе тарафыннан вакантлы вазыйфаларны биләүгә дүрт кандидат каралды: капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органга – Н.В. Пермяков, У.И. Шумилина, территориаль махсуслаштырылган күзәтчелек органына – А.С. Чернышев, Е.В. Кутузов.
Чараны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.