ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәтнең Полевая урамында урнашкан «Полянка» яңа балалар бакчасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Көндезге режимлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләренең балалары өчен төзелгән. Ул 164 урынга һәм 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 8 төркемгә исәпләнгән. Биредә балалар үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда уен мәйданчыклары, блок-модульле котельный, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнашкан.
Объект бинасы – өч катлы, подваллы, кирпечтән, җылытыла торган һәм вентиляцияләнә торган фасадлы. Конструктив схемасы – каркас-монолит. Фундаменты – монолит плитә. Баскыч шакмаклары һәм япмалар – монолит тимер-бетон. Идәннәр – тамбурларда, коридорларда, баскыч шакмакларында шумый торган керамогранит плиткадан. Түбәсе – өске рулонлы түбә материалы һәм эчке су агымы оештырылган яссы. Бинаның гомуми мәйданы 4255,80 кв.метр тәшкил итә.
Килүчеләр өчен балалар бакчасының төп фасады көнбатышка юнәлтелгән, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (МГН) һәм коляскалы ата-аналар өчен пандуслы баскыч аша уңайлы якын килү мөмкинлеге бар. Ишек өстендә балалар көтү өчен иркен лапас һәм коляскалар өчен урын каралган.
Бинаның фасадлары архитектур яктан матуррак булсын өчен киртәләү конструкцияләре: тәрәзә һәм витраж блоклары, пыялалы ишекләр, тышкы стеналары фасадлар чишелешенең төсле схемасына туры китереп материаллар белән бизәлгән күп катлы җылыту конструкциясе файдаланылган.
Шулай ук өлкән төркемнәр өчен берләштерелгән музыка һәм спорт залы, методика кабинеты, административ бүлмәләр, санузел һәм ПУИ каралган. Проект нигезендә бина МГН һәм янгын сүндерү бүлекчәләре файдалана торган пассажир лифты белән җиһазландырылган.
Лифт холлларында МГН булырга мөмкин куркынычсызлык зоналары урнашкан. Әзер ризыкларны төркемнәргә китерү өчен икенче һәм өченче катларда, шулай ук калдыкларны, пычрак керләрне чыгару өчен һәркайсы 100 кг йөк күтәрә торган ике йөк күтәргеч каралган.
Тавышны изоляцияләү һәм венткамераларда урнаштырылган инженер һәм технологик җиһазларны вибрациядән саклау өчен, стеналарда һәм түшәмнәрдә минераль плитәләрдән тавыш изоляциясе урнаштырылган.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль проектлаучы – «Казанский Промстройпроект» институты ААҖ. Подрядчы – «Управление Ресурсами» ҖЧҖ.