2025 елның 22 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ТР Зеленодольск районындагы «ТУРАNOVA» торак комплексының 1 нче һәм 3 нче йортларын (икенче чират) төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Йортларның һәрберсендә булачак яшәүчеләр өчен 160 фатир төзелгән.
Төзүче – «Стройрезерв» МТ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ФСК «Эверал» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты