Яңа ел бәйрәмнәре белән, татарстанлылар!

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Кадерле Татарстан Республикасы халкы!

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2026 ел һәм Раштуа бәйрәме белән тәбрик итә!

Могҗизалар һәм якты хыяллар вакыты җитә. Яңа ел тормышыгызга күп кенә сөенечләр һәм бәхетле мизгелләр алып килсен. Ә Раштуа бәйрәме тормыш күгендә якты нур балкытып, җылылык, сөнеч һәм иминлек өстәсен.

Сезгә һәм якын кешеләрегезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез! Яңа 2026 елда күңел күтәренкелеге юлдаш булып, иң эчкерсез хыялларыгыз чынга ашсын!

Хөрмәт белән,

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе

В.Р. Нәҗмиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International