ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Идел буе районы М-14 торак районында урнашкан 2-2-1 номерлы торак булмаган биналы яңа йорт төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
«Гаилә» торак комплексында яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 6961,30 кв. метр булган 128 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты