Әлмәт шәһәренең «Алсу» микрорайонындагы яңа торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

ТР ДТК инспекциясе  «Алсу» микрорайонының Төзүчеләр проспектындагы 70б номерлы яңа торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

«Символ» торак комплексында торак булмаган биналар урнаштырылган 18 катлы эре панельле йорт төзелеше 2023 елның сентябрендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 13396,90 кв. метр. Йортта гомуми мәйданы 8523,70 кв. метр булган 175 фатир урнашкан.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «ДОМКОР» МТ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Стройтраст» ҖЧҖ. Субподрядчы – «СК Вектор» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

Фото ноябрь ахырында төшерелгән.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International