Казан балалары ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә «Теләкләр чыршысы»нда булдылар

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Яңа ел – гаилә бәйрәме.

Әкияткә ышанган һәркемнең

Ул хыялын ашырсын чынга,

Киләсе елда!

Көтелгән һәм көтелмәгән бүләкләр, кышкы мавыгулар, көлү һәм шатлык, матур фотосессияләр вакыты җитте. Әйе, бусагада Яңа ел! Димәк, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе башлана торган вакыт.

Бәйрәм чарасына Казаннан кечкенә хыялыйларны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз янына чакырды. Ведомствоның төп офисында аларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Кыш-Ана каршы алды.

Өч яшьлек Ранис белән җиде яшьлек Рәминә Шәмсетдиновлар тылсымлы чыршыдан үзләренең бүләкләрен көтеп алганнар. Әниләре Әлфия Мөхәммәтвәгыйз кызы Гыйззәтуллина сүзләренә караганда, балалары спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә ярата. Малай бүләккә боксер грушасы һәм перчаткалар, ә Әминә интерактив уен сораган.

Искиткеч ике игезәк кызның әнисе Дарья Андреевна Ильина, кызларым курчаклар теләделәр, диде. Ариана һәм Маргарита Ильинага алтышар яшь. Икесе дә балалар бакчасындагы барлык иҗади конкурсларда актив катнашалар. Шулай ук пластилиннан эшләнмәләр ясарга, әниләренә өйдә булышырга яраталар.

Зөһрә Даниловна Галиуллина да улы белән горурлана. Тугыз яшьлек Рафаэль Галиуллин – республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер, шахмат белән мавыга, укырга, конструкторлар җыярга ярата. Ә тагын ул сәнгать мәктәбенә йөри. Яңа ел алдыннан теләк уйлаган – матур ясалма чыршы.

Һәм менә, тылсым таягы селкенгәндәй, балаларның бөтен теләкләре тормышка ашты! «Тылсымчы» ролендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Вәли Рифар улы Нәҗмиев чыгыш ясады. Ул балаларга бүләкләр тапшырды, аларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек, иминлек һәм якынлашып килүче Яңа елда уңышлар теләде.

Җавап итеп әниләр Инспекция коллективына балаларына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр, аларга эшләрендә уңышлар һәм яхшы кәеф теләделәр. Аннары уртак фотога төшү булды.

«Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк», –  дигән бөек язучыбыз Лев Николаевич Толстой. «Теләкләр чыршысы» акциясе ил буйлап ышанычлы атлап бара һәм балаларга шатлык, бәхет һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итә. Һәм яңа 2026 ел аларга яхшы тәэсирләр генә китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International