Казанның Имәнлек урамында 411 фатирлы торак йорт төзелде

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Имәнлек урамындагы торак комплекста  яңа торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 24403,29 кв. метр булган 411 фатир төзелгән.

Төзүче – «Дубрава» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International