ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казандагы 33 нче Хәрби шәһәрчектә яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «33 Хәрби шәһәрчек. 3 участок («Гребной Канал» ТК). 3 нче торак йорт» объектын төзүчегә аның проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен бирде.

Тугыз секцияле торак йорттагы катлар саны – 9. Бинаның гомуми мәйданы – 30511,70 кв. м. Объект территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 20032 кв. м булган 394 фатир төзелгән. Шуларның 137се – бер бүлмәле; 177се – ике бүлмәле; 36сы – өч бүлмәле, 44се – фатир-студияләр.

Төзүче – «УнистройДом-4» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.  Проектчы – «АПБ «Аркитект бай Унистрой» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International