Татарстан Республикасы ДТК инспекциясендә гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү һәм җайга салу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү һәм җайга салу»темасына семинар-киңәшмә узды. Чара республика ведомствосы башлыгы В.Р. Нәҗмиев җитәкчелегендә узды.

Анда ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасары Ф.Х. Хәсәнов, территориаль органнар җитәкчеләре, ТР ДТК инспекциясе бүлекләре башлыклары, хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы «Төзелештә хезмәт күрсәтү һәм сынаулар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагындагы оешма хезмәткәрләре катнашты.

Семинар-киңәшмәгә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, бәйсез эксперт – «Татарстан Республикасы Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» региональ коммерциягә карамаган партнерлыкның үзлегеннән җайга салынучы оешмасы генераль директоры Н.Ф. Фатыйхов чакырылган иде.

Гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын профилактикалау һәм җайга салу турында А.Ю. Панкратов сөйләде. Мәгълүм булганча, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен сыйфатлы кадрлар ресурсы һәм коррупциягә каршы көрәш эше өчен җаваплы затларның тиешле квалификация тәҗрибәсе кирәк. Законнар нигезендә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу буенча нинди чаралар күрергә кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов йөкләмәләре исемлегенең 5 пунктын үтәү йөзеннән уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International