ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Усад авылында «Татарстан Республикасы Лаеш районы 179 га 1 микрорайонының УБ-6 торак төзелеше» объектын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Торак йорт бинасы – подваллы, дүрт катлы. Конструктив схемасы – монолит тимер-бетон каркас. Фундаменты – тасмалы, плитәле. Колонналар, стеналар, түшәмәләр (япмалар), баскыч шакмаклары һәм лифт шахталары стеналары, баскыч маршлары һәм мәйданчыклар – монолит тимер-бетоннан. Түбәсе – яссы.
Булачак яшәүчеләр өчен «Новый свет» торак комплексында гомуми мәйданы 11304,70 кв. метр булган 183 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «СЗ «Близкий» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.