ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Мәскәү урамындагы яңа йортны тикшерә

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Мәскәү урамындагы яңа торак йортны тикшерә.

«TRIO» торак комплексының дүрт катлы йортында гомуми мәйданы 2327,30 кв.метр булган 28 фатир төзелде.

Төзүче –  «КронаСервис» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы – «Строительная Фирма РР Групп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Вершина» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Промстройпроект» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International